ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында битараф булмаган татарстанлылар Яңа ел алдыннан балаларны сөендерүләрен дәвам итә.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү буенча «Яшь патриот» социаль технологиясен уңышлы тормышка ашырды.


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.

18 декабрьдә Казанда инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе» VIII республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

«Инновация, социаль инклюзия һәм 2022 елда Казан шәһәрендә узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында Махсус Олимпиада технологияләрен гамәлгә кертү» конкурсына йомгак ясалды.

«Апас-Мол» ҖЧҖ 765 хезмәткәр алдындагы гомуми 11 438,1 мең сумлык бурычын түләде.

Бармак гимнастикасы кулларның вак моторикасы үсешендә мөһим роль уйный. Гади күнегүләр кул бармакларының хәрәкәтчәнлеген саклап калырга һәм яхшыртырга ярдәм итә.

Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре бу көннәрдә кар көрәү белән шөгыльләнәләр. Аларның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләргә йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм итү.

Ял көннәрендә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында сәламәтлек көне узды. Тәрбияче Виктор Лифанов балалар өчен саф һавада күп кенә хәрәкәтчән уеннар әзерләгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International