«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр иммунитетларын ныгыта

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Ял көннәрендә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында сәламәтлек көне узды. Тәрбияче Виктор Лифанов балалар өчен саф һавада күп кенә хәрәкәтчән уеннар әзерләгән иде.

Спорт дәресе башланыр алдыннан тәрбияләнүчеләр мондый чараларның физик һәм психик сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә, физкультура һәм спортка карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру өчен үткәрелүен белделәр. Аннары балалар төрле хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар, яхшы физик сәләтләрен, зирәклек, тапкырлык һәм үзара ярдәмчеллек күрсәттеләр.

Иммунитетны ныгыту өчен менә дигән ысул булган саф һавада дәрес һәркемгә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International