18 декабрьдә Казанда инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе» VIII республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының грант ярдәме белән үткәрелә. Ул зур социаль әһәмияткә ия, катнашучыларга үзләренең иҗади потенциалын ачарга, талантларын күрсәтергә, үз-үзләренә һәм көчләренә ышанычны ныгытырга, чын талантның теләсә нинди чикләүләр кысаларыннан чыга алуын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Конкурс ярдәмендә катнашучыларның тормышлары тамырдан үзгәрә: алар республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша башлый, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен объектларның үтемлелеген яхшырту эшенә җәлеп ителә.
Быел республика конкурсында 10 кеше катнашты:
Гүзәл Зиннурова, Түбән Кама ш.;
Ксения Четыркина, Түбән Кама ш.;
Тамара Осина, Әлмәт районы;
Юлия Смирнова, Казан ш.;
Лея Сюбаева, Казан ш.;
Таңсылу Вәлиева, Кайбыч районы;
Дарья Потанина, Алабуга ш.;
Надежда Потанина, Алабуга ш.;
Айгөл Исмәгыйлова, Казан ш.;
Миләүшә Петрова, Казан ш.
Барлык катнашучылар да үз титулларын алдылар. «Татарстанның икенче энҗесе» булган Миләүшә Петрова Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының инвалидлар эшләре буенча җәмәгать ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Шулай ук министр урынбасары Юлия Абдреева конкурсның активистлары Регина Иванова, Наилә Динмөхәммәтова һәм Вероника Лазареваны Министрлыкның мактау грамоталары белән бүләкләде.

Фото: «Татар-информ» МА