Спас интернат-йорты җитәкчесе Дарья исемле кызның хыялын тормышка ашырды

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында битараф булмаган татарстанлылар Яңа ел алдыннан балаларны сөендерүләрен дәвам итә.

Игелекле эшләр марафоны Спас районында да уза. Эшлекле дүшәмбе барышында планеркада катнашучылар чыршыдан балалар теләкләре язылган хатларны алдылар. Тылсымчылар арасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Михаил Шеронов та бар. Яңа ел алды көннәрендә ул Танкеевка авылында яшәүче сигез яшьлек Дарья Илларионованың теләген башкарды.

Кыз бала һәм аның гаиләсе өчен рәсем җыелмасы, җиләк-җимеш һәм Яңа ел тәм-томнары тутырылган пакетлар көтелмәгән сюрприз булды. «Мондый игътибар өчен зур рәхмәт! Без бик шат», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты кызның әнисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International