Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү буенча «Яшь патриот» социаль технологиясен уңышлы тормышка ашырды. Ел дәвамында музейлар, белем бирү учреждениеләре, хәрби комиссариат, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары белән эш алып барылды. Анкеталау, танып-белү очрашулары, экскурсияләр, спорт чаралары, мәгълүмати-агарту эше – барлык бу эш формалары балигъ булмаганнарда ватанпәрвәрлек хисен үстерүгә ярдәм итте.
Шушы көннәрдә комплекслы үзәк белгече «Яшь патриот» технологиясе буенча йомгаклау дәресе үткәрде. Бу юнәлештәге чаралар үсеп килүче буында актив гражданлык позициясе һәм патриотик аң формалаштырырга ярдәм итте.