«Инновация, социаль инклюзия һәм 2022 елда Казан шәһәрендә узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында Махсус Олимпиада технологияләрен гамәлгә кертү» конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган берничә учреждение җиңүче һәм призер дип табылды.
«Социаль тернәкләнү яки абилитация технологияләрен нәтиҗәле кертү буенча иң яхшы оешма» номинациясендә:
1 урын – Әлки муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;
2 урын – Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;
3 урын – «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге».
«2022 елда Казан шәһәрендә узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында Махсус Олимпиада технологияләрен (программаларын) гамәлгә кертү, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүне популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән сәламәтләндерү чараларын уздыру буенча иң яхшы оешма» номинациясендә:
1 урын – Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәге;
2 урын – Яшел Үзән муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәге;
3 урын – Арча муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге.
«Эшендә Махсус Олимпиада технологияләрен / программаларын актив кулланучы иң яхшы белгеч» номинациясендә:
1 урын – Лаеш муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге.