Буа интернат-йортында бармак гимнастикасы уңышлы кулланыла

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Бармак гимнастикасы кулларның вак моторикасы үсешендә мөһим роль уйный. Гади күнегүләр кул бармакларының хәрәкәтчәнлеген саклап калырга һәм яхшыртырга ярдәм итә.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шәфкать туташы Миләүшә Йосыпова көн саен социаль хезмәт алучылар белән бармак гимнастикасы үткәрә. Бу өлкәннәргә арыганлыктан арынырга ярдәм итә, игътибарны, хәтерне, координацияне һәм сөйләмне яхшырта.

«Күнегүләрне башкарганда ике кулны да эшкә җигәргә кирәк. Шулай итеп без баш миебезне эшләргә мәҗбүр итәбез», – ди шәфкать туташы. Бармак гимнастикасы шулай ук организмның картаюына каршы көрәшкә ярдәм итә, кәефне һәм гомуми эмоциональ халәтне арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International