Теләче районының социаль хезмәткәрләре өлкәннәргә кар көрәргә булышалар

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре бу көннәрдә кар көрәү белән шөгыльләнәләр. Аларның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләргә йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм итү.

Тармак белгечләре үз карамагындагыларга сукмакларны һәм ишегалды территориясен чистартырга ярдәм итә. Бу вакытта социаль хезмәт алучылар, саф һавада йөреп, иммунитетларын ныгыталар, социаль хезмәткәрләр белән үзләрен кызыксындырган темаларга сөйләшәләр. Өлкән буын кешеләре мондый ярдәмне һәм кайгыртуны бик кадерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International