Зәй районында «Бәхетле көн» хәйрия акциясе дәвам итә

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара инвалидлар көненә багышланган ел саен үткәрелә торган чаралар кысаларында декабрь аенда Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы, Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны туган көне белән котлыйлар.

Балалар янына анимацион программа белән әкият персонажлары килә. Алар балаларга яхшы кәеф һәм бик күп уңай тәэсирләр бүләк итәләр. Әйтик, 20 декабрьдә Александр Никифоров котлаулар кабул итте, ә 21 декабрьдә Александра Дмитриеваны котладылар. Балаларга сәламәтлек теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International