«Яңарыш» үзәге карамагындагылар халык һөнәрчелеге серләре белән танышалар

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Оста куллар ач калмас» дигән чара узды.

Чара барышында тәрбияләнүчеләр халык һөнәрчелеге тарихы, шәм ясау серләре белән таныштылар. Әңгәмәдән соң балалар үзләре балавыз битләреннән шәм ясадылар һәм бизәделәр.

Балалар мондый табигый продукттан эшләнгән шәмнәрнең озаграк һәм яктырак януын, янганда бал-чәчәк исе бүленеп чыгуын, аларның экологик яктан чиста булуын белделәр. «Вируслы грипп чорында мондый шәмнәр аеруча файдалы, чөнки аларның компонентлары микробларын үтерә һәм иммунитетны ныгыта», – дип сөйләде балаларга чараны оештыручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International