22 декабрьдә Түбән Кама муниципаль районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә барлык бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм сәламәтлек саклау системасының вәкилләре – сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары А. В. Скрипко, гериатр М. С. Спиридонова һәм онколог И. М. Ганиев катнашында түгәрәк өстәл узды.
Чара барышында маршрутизация һәм инвалидлыкны рәсмиләштерү сроклары, тар белгечләрнең булу-булмавы һәм социаль хезмәтләр алучылар арасыннан инвалидларны тернәкләндерү буенча индивидуаль планнарны яңадан карау кирәклеге турында фикер алыштылар. Шулай ук киңәшмәдә онкологик авыручы пенсионерлар һәм когнитив тайпылышлары булган затлар мәсьәләләре дә каралды. Авыл җирлегендә фельдшер-акушерлык пунктлары эше һәм тар белгечләр тарафыннан социаль хезмәтләр алучыларны карау мөмкинлеге дә игътибардан читтә калмады.
Очрашу нәтиҗәләре буенча социаль һәм медицина өлкәләренең ведомствоара хезмәттәшлеген көчәйтү кирәклеге турында карар кабул ителде.