Яшь түбәнкамалылар гаилә хокукы нигезләре белән таныша

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү кысаларында 22 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Хокукый белемнәр нигезләре» курсыннан дәрес үткәрде.

Чара 12 нче социаль участокта узды. Дәрес барышында балалар гаилә тормышының закон һәм РФ Гаилә кодексы белән җайга салына торган төп аспектларын белделәр. Катнашучылар яңа хокукый төшенчәләрне аңлатырга өйрәнделәр, никахка керү шартлары белән таныштылар, ир белән хатынның шәхси һәм милек хокуклары һәм бурычлары, аерылышу тәртибе турында белделәр.

Дәрес кече төркемнәрдә узды. Чарада барлыгы 12 бала катнашты.

Мондый очрашулар үсеп килүче буынны гаилә хокукы нигезләре белән таныштыра, гаиләгә мәхәббәт һәм аның традицияләренә карата хәрмәт тәрбияли, рәсми, юридик яктан беркетелгән никахка карата уңай мөнәсәбәт формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International