Үзара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында 22 декабрьдә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар һәм чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Иҗади чарада катнашучылар әзер кул эшләре белән аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның бүлмәләрен бизәячәк. Мондый уртак дәресләр бик файдалы, чөнки социаль хезмәт алучылар үзләрен кемгә дә булса кирәк икәнен тоя. Моннан тыш, үз кулларың белән төрле эшләнмәләр ясау кулларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итә, кәефне яхшырта һәм өлкәннәргә бик күп уңай эмоцияләр бирә.