Янгын куркынычсызлыгы өлкәннәр белән профилактик эш алып барганда һәрвакыт актуаль тема булып кала, бигрәк тә Яңа ел каникуллары алдыннан.
Түбән Кама районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре 500 хезмәт алучы белән инструктаж үткәрделәр, гражданнарга янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча белешмәлекләр тараттылар. Риск төркеменә керүчеләр өчен белешмәлекләрне фатирда күренекле урыннарда калдырдылар.
Салкыннар белән бәйле рәвештә, шулай ук электр җылыту приборларының булу-булмавы һәм эшкә сәләтлелеге тикшерелде.