Тернәкләндерү һәм карау мәктәпләре тыңлаучылары кыйммәтле белем һәм күнекмәләр ала

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру кысаларында Буа районының «Гармония» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» дигән технология буенча дәресләр уздыралар. Мәктәпнең төп бурычы – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучыларны гомуми карау күнекмәләренә, шулай ук техник тернәкләндерү чараларыннан дөрес файдалануга өйрәтү.

Чираттагы дәресләрдә белгечләр социаль хезмәтләр алучыларның туганнарын карауны оештыру буенча гамәли күнекмәләр, авыруны күчерү ысуллары, тернәкләндерүнең техник чаралары белән таныштырдылар. Мәктәптә алган белем һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарына алар өчен тулы һәм уңайлы тормыш өчен шартлар тудырырга, шулай ук гаиләдә уңай атмосфера булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International