«Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре үз карамагындагы өлкән кешене 98 яшьлеге белән котладылар

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18 гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкән кешене туган көне белән котладылар.

Тыл хезмәтчәне Мөдәббирә Нәгыймова 98 яшьлеген билгеләп үтте. Бу көнне аның исеменә җылы котлаулар яңгырады, ә Мөдәббирә апа социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән килгән кунакларга үз тормышы, хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде. Авырлыкларга карамастан, Мөдәббирә Нәсим кызы оптимизм белән тулы һәм тормышка сөенә.

Тыл хезмәтчәнен котлау «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International