Тәтеш районында ике гаиләгә хәйрия ярдәме күрсәтелде

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18 гыйнвар көнне Тәтеш районында хәйрия миссиясе белән «Игелек салават күпере» Мохтаҗларга ярдәм итү хәйрия фонды хезмәткәрләре булып китте. «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре фонд белән 2019 елдан бирле хезмәттәшлек итәләр. Бу вакыт эчендә районның 26 гаиләсенә хәйрия ярдәме күрсәтелде.

Чираттагы визит вакытында «Игелек салават күпере» фондын гамәлгә куючылар авыр тормыш хәлендә ике тулы булмаган гаиләгә ярдәм күрсәттеләр. Шуларның берсе – күп балалы гаилә. Гражданнар азык-төлек пакетлары алдылар. Бу гаиләләргә киләчәктә дә ярдәм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International