Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кышлаучы кошларга ярдәм итик» дигән танып-белү чарасы узган. Ул балаларның танып-белү активлыгын үстерүгә, туган як фаунасына сак караш тәрбияләүгә, социаль-әхлакый сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән.
Чарада балалар «Кошчык» дигән курчак спектаклен карадылар. Театральләштерелгән тамаша караганнан соң балалар педагоглар белән берлектә җылы якларга нинди кошлар очып китүен, ә кайсыларының туган якта калуын искә төшерделәр. Очрашуда катнашучылар салкын кыш көннәрендә кошларга ничек ярдәм итәргә мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Столяр остаханәсендә узган дәресләрдә балалар кошлар өчен җимлекләр ясадылар. «Кышлаучы кошларга ярдәм итик» дигән чара ахырында җимлекләрне агачларга беркеттеләр. Хәзер җәяү йөргәндә балалар көн саен кошларны ашата алачаклар.