Эш бирүчеләр ай саен халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квотага туры китереп, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар, шул исәптән әлеге эш урыннары турында мәгълүмат булган локаль норматив актлар, инвалидны эшкә алу өчен квота турында мәгълүмат бирергә бурычлы.
Шулай, 2021 елның октябрендә «Бува Принт» ҖЧҖ мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат бирүне тәэмин итмәгән. 11 гыйнварда Казан шәһәре Яңа Савин районы буенча 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы «Буква Принт» ҖЧҖне Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.7 статьясы нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм 3000 сум күләмендә штраф түләргә дигән карар чыгарды.