Социаль хезмәт алучылар белән тернәкләндерү эшендә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Наталья Самаркина аяк-кул хәрәкәтләрен имитацияләүче декоратив элементлар һәм тренажерлар белән тактиль панельне куллана.
Дәресләрдә кулларның вак моторикасын торгызу һәм коррекцияләү өчен күнегүләр кулланыла. Начар күрә торган кешеләр белән дә шундый эш алып барыла.
Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр биремнәрне күзләрне бәйләп башкарырга яраталар, шулай итеп алар күрү хәтерен һәм хәрәкәтләрне координацияләүне яхшырталар. Социаль хезмәтләр алучылар панельнең төрле детальләренә тотынып уңай хис-кичерешләр алалар.