«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре онлайн-викторинада катнаштылар

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Барысын да белергә телим» дип исемләнгән интеллектуаль онлайн-викторина үткәрелде. Чараның максаты – әйләнә-тирәлеккә карашны киңәйтү һәм когнитив функцияләрне яхшырту, иҗади сәләтләрне һәм логик фикерләүне үстерү иде.

Дәрес башында тернәкләнүчеләр «Смартфоннар безнең тормышыбызны ничек үзгәрттеләр?» дигән видеоролик карадылар. Соңыннан алар табышмакларга җавап бирделәр, уен-анаграмма үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар онлайн-викторинада актив катнаштылар, сорауларга бердәм җавап бирделәр.

Чарада катнашучылар, заманча технологияләр кулланып, ялны файдалы итеп үткәрергә, үзебез өчен кызыклы шөгыль табарга мөмкин, дип билгеләп үттеләр.

Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International