ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

4 февральдә «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» проекты кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алексей Шатков «Кар десанты» акциясе үткәрде. Чарада «Чишмәкәй» тимурчылар отряды катнашты, отрядта приютның җиде тәрбияләнүчесе тора.

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Альбина Сәгъдиева балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән тренинг үткәрде.

4 февраль көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог А.И. Иркәгалиева «ПрофиХ» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрде. Бу өстәл уены һөнәри үзбилгеләнешне активлаштыруга юнәлдерелгән.


4
февраль, 2022 ел
җомга

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавада ярышлар узды. Социаль эш буенча белгеч Ирина Мөслимова һәм шәфкать туташлары Илүзә Нәҗмиева һәм Розалина Ишимбаева үз карамагындагылар өчен күңелле стартлар оештырдылар.

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева Татарстан Республикасының дәүләт гербына багышланган чара үткәрде.

Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау дәвам итә. Эшче төркем график нигезендә өйләрне йөреп чыга.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы кысаларында инновацион технологияләр һәм социаль эш алымнары кулланыла. Шул ук вакытта өлкән кешенең сәламәтлеген ныгытуга зур игътибар бирелә. Шул максат белән хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова эштә ярма терапиясе методын – вак моториканы ныгыту һәм үстерү өчен дәресләр комплексын куллана.

Минзәлә муниципаль районында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән җиде яшьтән олырак балигъ булмаган балалар дәрестән тыш эшчәнлеккә җәлеп ителгән. Алар онлайн-дәресләрдә, мастер-классларда, онлайн-акцияләрдә һәм экскурсияләрдә катнашалар.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Керамика сәнгате» темасына мастер-класс узды. Чара социаль хезмәт алучыларны балчыктан әвәләп ясау технологиясе белән таныштыруга, төрле алымнарны үзләштерүгә юнәлдерелгән иде.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән тернәкләндерүнең яңа ысулы буларак чикләвек кулланып күнегүләр керткәннәр. Шөгыльләнү өчен грек чикләвеге салынган капчык (20-25 данә) һәм капкачлы, уртасында тишек булган тартма кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International