«Гармония» үзәге белгече балигъ булмаганнар белән тренинг үткәрде

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Альбина Сәгъдиева балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән тренинг үткәрде.

Чараның төп максаты – баланың үз-үзен бәяләвен арттыру. Белгеч фикеренчә, еш кына нәкъ менә түбән бәя балигъ булмаганнарны хокукка каршы билгеле бер гамәлләргә этәрә. Тренингның бурычлары: үз-үзеңне дөрес бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, үз-үзеңне тикшерү һәм дөрес карарлар кабул итү өчен эмоциональ халәтне бәяләү, балаларны танып-белү эшчәнлегенә җәлеп итү.

Балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучыларга «Үз-үземне хөрмәт итү» күнегүе тәкъдим ителде. Балалар белән закон алдында җаваплылык, җәза төрләре турында әңгәмә кордылар. Тренинг ахырында рефлексия үткәрделәр: балалар үзләре турында үз фикерләрен әйттеләр, үзләрендә күбрәк уңай сыйфатлар булдырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International