Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр күңелле стартларда катнашты

2022 елның 4 феврале, җомга

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавада ярышлар узды. Социаль эш буенча белгеч Ирина Мөслимова һәм шәфкать туташлары Илүзә Нәҗмиева һәм Розалина Ишимбаева үз карамагындагылар өчен күңелле стартлар оештырдылар.

Кышкы хәрәкәтчән уеннар урамда социаль хезмәтләр алучылар өчен кызыклы һәм файдалы. Саф һавада йөрү программасына актив уеннар гына түгел, ә тынычрак кышкы уеннар да кертелде. Шулай итеп, интернат-йортта яшәүчеләр кар сыннары, кар өстендә фәрештәләр ясадылар. Кар белән бәрешү турында да онытмадылар. Социаль хезмәтләр алучылар вакытны бик күңелле үткәрделәр, аларның хәле яхшырды.

Мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешенә уңай караш формалаштыра, зирәклек, җитезлек һәм фантазияне үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International