«Юлдаш» интернат-йорты карамагындагылар ярмалар ярдәмендә вак моториканы үстерә

2022 елның 4 феврале, җомга

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы кысаларында инновацион технологияләр һәм социаль эш алымнары кулланыла. Шул ук вакытта өлкән кешенең сәламәтлеген ныгытуга зур игътибар бирелә. Шул максат белән хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова эштә ярма терапиясе методын – вак моториканы ныгыту һәм үстерү өчен дәресләр комплексын куллана.

Бүген белгеч тарафыннан чираттагы дәрес оештырылды. Социаль хезмәт алучылар «Бу нинди ярма?» конкурсында бик теләп катнаштылар, шулай ук ярмалардан картиналар ясарга тырыштылар. Дәрес бик кызыклы килеп чыкты. Катнашучылар күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International