«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә иҗади мастер-класс узды

2022 елның 4 феврале, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Керамика сәнгате» темасына мастер-класс узды. Чара социаль хезмәт алучыларны балчыктан әвәләп ясау технологиясе белән таныштыруга, төрле алымнарны үзләштерүгә юнәлдерелгән иде.

Эш барышында учреждение белгече балчыктан ясалган әзер эшләнмәләрне күрсәтте. Чарада катнашучылар бу материал белән эшләүнең үзенчәлекләре, төрле эшләнмәләр һәм формаларның эзлеклелеге, аларны киптерү шартлары турында белделәр.

Мастер-классны оештыручы сүзләренә караганда, бу иҗат төре тернәкләнүчеләрнең иҗади потенциалын ача, фантазиясен һәм карашын үстерә, тынычландыра, сабырлыкка өйрәтә һәм үз-үзеңне бәяләүне арттыра. Социаль хезмәтләр алучылар балчык белән эшләү зур канәгатьлек һәм шатлык китерүен билгеләп үттеләр.

Чарада барлыгы 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International