4 февраль көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог А.И. Иркәгалиева «ПрофиХ» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрде. Бу өстәл уены һөнәри үзбилгеләнешне активлаштыруга юнәлдерелгән.
Уен барышында катнашучылар булган һөнәрләр һәм белгечлекләр турында белделәр, һөнәри үсешнең төрле алгоритмнарын эшләделәр, көндәшлек итәргә һәм хезмәттәшлек итәргә өйрәнделәр, шул рәвешле һөнәри уңышка ирешүнең шәхси стратегиясен формалаштырдылар.
Һөнәри юнәлеш бирүче уен балаларда танып-белү һәм ял итү компонентларын берләштергән, булачак хезмәт эшчәнлеге өчен мөһим булган коммуникатив күнекмәләрне, системалы фикерләүне, аналитик һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә.