Ничек чикләвек өлкәннәр белән тернәкләндерү эшендә булыша

2022 елның 4 феврале, җомга

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән тернәкләндерүнең яңа ысулы буларак чикләвек кулланып күнегүләр керткәннәр. Шөгыльләнү өчен грек чикләвеге салынган капчык (20-25 данә) һәм капкачлы, уртасында тишек булган тартма кирәк.

Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Наталья Самаркина тарафыннан аз мобильле хезмәт алучылар белән үткәрелә торган яңа технология буенча дәресләр индивидуаль карау планының тернәкләндерү чаралары комплексына керә.

Эш борынгы Кытайда спорт снаряды һәм уеннар сыйфатында грек чикләвекләрен куллану тарихы белән танышудан башлана. Кул учларында чикләвекне тәгәрәтү, чикләвекләрне санау ял итәргә, стрессны җиңәргә, кулларның вак моторикасын үстерергә, кулларның тоту функцияләрен торгызырга ярдәм итә. Уч төбендәге актив нокталарны даими стимуллаштырып, кан әйләнешен яхшыртырга һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый калырга мөмкин.

Өлкәннәр белән эшләүдә яңа эшчәнлек төре уңышлы тормышка ашырыла, аларга бигрәк тә «Попади в лунку» дип исемләнгән уен ошый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International