Агымдагы елның гыйнвар аеннан Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карый башладылар. Бу ел саен «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә торган чара.
Өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә барып йөрү – төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү мөмкинлеге булмаган кешеләрне ачыклауның бер ысулы.
Тикшерүләр башланганчы үзәк хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнар белән телефон аша килү датасын һәм вакытын алдан килештерәләр. Визит вакытында белгечләр хезмәт таныклыгын күрсәтәләр һәм профилактика чараларын төгәл үтиләр – шәхси саклану чараларын кулланалар. Өлкән буын вәкилләре дулкынланмасын өчен аларга визитның максатын төгәл аңлаталар, кешегә ничек хезмәт күрсәтү, аңа хуҗалык буенча ярдәм итү, барлык социаль түләүләрне вакытында алу-алмавы, яшәү шартлары турында сораулар бирәләр. Әгәр өлкән кешенең туганнары һәм якыннары эштә мәшгуль яки башка шәһәрдә яши һәм аларны карый алмасалар, белгечләр, һичшиксез, социаль хезмәткәр ярдәмен тәкъдим итәчәкләр һәм өйдә хезмәт күрсәтү шартларын аңлатачаклар.
Моннан тыш, өйләрне йөреп чыгу кысаларында янгын-профилактик эш алып барыла, автоном янгын хәбәр итүчеләрнең эшкә яраклылыгын тикшерү гамәлгә ашырыла. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өлкәннәргә ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын хәтерләтәләр, аларга мәгълүмати листовкалар калдыралар.