Менделеевск районында социаль хезмәт алучы гражданнарның йортларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылды

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында социаль хезмәт алучылар йортларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш дәвам итә. Шулай итеп, 4 февраль көнне Менделеевск районында «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече һәм 86 нчы янгын-коткару бүлеге хезмәткәре социаль хезмәт күрсәтелә торган гаиләләр йортларында янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре җайланманың эше турында сөйләде, хәбәрченең янгын чыккан очракта өйдә яшәүчеләрнең тормышын ничек саклап калырга мөмкин икәнлеген аңлатты. Шулай ук инструктажлар үткәрелде, социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече гражданнарга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International