Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина социаль хезмәт алучыларга һәм учреждение хезмәткәрләренә коронавирус йогышын профилактикалау чаралары турында лекция укыды.
«Яңа штамм элекке штаммнар белән чагыштырганда йогыш көче белән аерылып тора, шуңа күрә профилактика бик мөһим», – дип башлады чараны шәфкать туташы. Ул тыңлаучыларга профилактика чараларын искә төшерде, вакциналаштыру һәм вакытында ревакция үткәрү кирәклеге турында сөйләде. Дәрестә катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар һәм аңлатмалар алдылар.