«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән юл травматизмын профилактикалау кысаларында дәрес үткәрделәр

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

6 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова балаларны юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгу сәбәпләре һәм юл-транспорт һәлакәтләре вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан дәрес үткәрде.

Дәрестә балалар транспорт чаралары төрләре белән таныштылар, Светофор сигналларының нәрсәне аңлатуын кабатладылар, юл билгеләре турында сөйләделәр. Аннары әңгәмә барышында балалар юлларда килеп чыгарга мөмкин булган төрле хәлләрне, шулай ук яраткан әкият персонажларын һәм аларның хәрәкәт итү чараларын искә төшерделәр.

Презентация ярдәмендә балалар виртуаль сәяхәт ясадылар, аның максаты яшь җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләү иде. «Юл йөрү кагыйдәләре» викторинасы өйрәнелгән материалны ныгытырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International