Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Эмоцияләр. Эмоцияләр белән идарә итү» дигән темага семинар узды. Чара эмоцияләр белән идарә итә белү сәләтен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Чарада катнашучыларны әлеге темага кертү максаты белән чара «Хисләр һәм эмоцияләр» дип исемләнгән әңгәмә белән башланып китте. Алга таба социаль хезмәт алучылар «Битлек бир», «Кәефем нигә охшаган», «Хисләрне ачык чагылдыру» күнегүләре ясадылар. Очрашуны «Әгәр сезне көчле эмоция яуласа» дигән белешмәлек төзү белән төгәлләделәр: һәр катнашучы эмоцияләр белән идарә итүнең үз алымнарын тәкъдим итте.
Үткәрелгән тренингтан соң катнашучылар мондый дәресләрне ешрак үткәрергә кирәклеген билгеләп үттеләр, чөнки алар үз хисләрен сүзләр ярдәмендә белдерергә өйрәтәләр. Чарада 10 кеше катнашты.