7 февральдә Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозулар кылу турында алты сигнал карта карап тикшерү кертелгән иде. Сигнал карталары балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектыннан «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасы ярдәмендә алынды.
Утырышта шулай ук башлангыч этапта индивидуаль тернәкләндерү программасы кысаларында гаилә белән ведомствоара эш нәтиҗәләре каралды. Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде: балигъ булмаганнар профилактик эш алып бару өчен учетка куелды, гаилә тернәкләдерүнең төп этабына күчерелде.