«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы узды

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет» программасы кысаларында спорт-уен программасы оештырылды.

Балалар ярыштылар һәм физик форманы саклау өчен күнегүләр башкардылар, балансировка, хәрәкәтне координацияләү, йөгерү, предметлар белән хәрәкәт итү кебек мөһим күнекмәләрне үстерделәр. Алар шулай ук командада уйнарга, инструкцияне дөрес үтәргә өйрәнделәр.

Ярышларда катнашучылар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр. Максатчанлык һәм җиңүгә омтылыш өчен балалар призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International