Саба районында «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе укытучысы атна саен өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның туганнары белән дәресләр үткәрә.
Катнашучыларны карау, инвалид яки өлкән кешенең сәламәтлеге торышын контрольдә тоту, өзлегүләрне профилактикалау, дезинфекцияләү алымнарына өйрәтәләр. Дәресләр индивидуаль формада өйдә, шулай ук Тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең махсус җиһазландырылган кабинетында төркемле рәвештә дә уза.
Дәресләргә йөрү туганнарын караучыларга психологик яктан ярдәм итә, тәҗрибә уртаклашырга, шулай ук өй шартларында дөрес карау турында күп яңа һәм файдалы нәрсәләр белергә мөмкинлек бирә.