Тайпылышларының төрләренә һәм авырлыгына карамастан, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга көндәлек тормышта мөмкин кадәр бәйсез булу өчен ярдәм кирәк. Шул максаттан 2021 елда Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерүнең яңа методы – эрготерапия кертелде.
Әлеге методика кулланыла торган дәресләрдә балалар социаль күнекмәләргә, үз-үзләрен карау, хәрәкәт итү күнекмәләренә өйрәнә. Шулай ук көнкүреш приборлары белән эш итү дә карала.
Ата-аналар баланы әйләнә-тирә мохиткә яраклаштыру буенча консультацияләр рәвешендә мәгълүмат алалар. Балалар һәм ата-аналар эрготерапия дәресләренә бик теләп йөриләр, чөнки алынган күнекмәләр кечкенә социаль хезмәт алучыларга мөстәкыйль булырга мөмкинлек бирә.