«Веста» белгече җитәкчелегендә Түбән Кама балалары коллаж ясадылар

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Патриотик айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Сунеева «Сугышсыз балачак» дигән коллаж ясау буенча төркемле дәрес үткәрде. Чара балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде. Чарада 10 бала катнашты.

Дәрес башында сугыш һәм тынычлыкның нәрсә икәнлеге турында әңгәмә үткәрелде. Аннары белгеч катнашучыларга «Сугышсыз балачак» дигән коллаж ясарга тәкъдим итте. Башта коллажның нинди детальләрдән торачагы турында фикер алыштылар, коллажның төре һәм форматын билгеләделәр, кирәкле материалларны һәм инструментларын сайладылар. Һәр бала эштә актив катнашты.

Эш барышында катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен, фантазияләрен күрсәттеләр, кулларның вак моторикасын һәм пөхтәлекне үстерделәр. Шулай ук алар коллективта хезмәттәшлек итәргә, бер-берсен тыңларга һәм ишетергә, үз фикерләрен якларга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International