«Веста» үзәгендә балаларга ышаныч телефоны турында искә төшерделәр

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 14 нче февральдә 10 нчы социаль участокта «Син ялгыз түгел, без – бергә» дигән акция үткәрде. Чара балаларда авыр тормыш ситуацияләрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мотивация формалаштыру максатыннан үткәрелде.

Чара башында белгечләр һәм балалар ата-аналар һәм балалар арасында үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләштеләр. Соңыннан белгеч катнашучыларны ышаныч телефоны, аның эше һәм принциплары белән таныштырды. Әмма шул ук вакытта, Римма Борисова ассызыклаганча, чынлап та ярдәм кирәк булган очракта гына шалтыратырга кирәк. Ахырда балаларга ышаныч телефоны номеры язылган белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International