Әгерҗе районы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Za наших!» («Безнекеләр өчен!») акциясенә кушылдылар.
2 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге биш предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе үткәрәчәк. Чарада катнашалар: «КАМАЗжилбыт» ҖЧҖ, «СЕДАН» фильтрлар заводы» АҖ, «Чаллы водоканалы» ҖЧҖ, «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ, «Ремдизель» АҖ.
30 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Киберкуркынычлардан саклану ысуллары» дигән тематик чара узды. Дәрес «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Лилия Исламова «Робототехника» дигән яңа технология кертте. Технология актуаль һәм кирәкле, ул балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән.
22-27 гыйнварда Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узды, алар интеллектуаль тайпылышлары булган затларның сәламәтлеген ныгытуга, аларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тартуга, шулай ук инклюзив җәмгыятьне үстерүгә юнәлдерелгән.
«Пушкин картасы» программасы кысаларында Аксубайның «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр үзәк китапханәдә «Пушкин темада» әдәби авантюрасында булдылар.
Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан Лениногорск муниципаль районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» үзәге балалары Радия Гәрәевада булдылар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
1944 елның 27 гыйнвары Бөек Ватан сугышы тарихына Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне буларак кереп калган. Илдә бу көн рәсми рәвештә Россиянең хәрби дан көне дип игълан ителгән.
Сыр яратсаң, ләкин кибеттә яки базарда кирәкле сыйфатлы продукт сатып ала алмасаң, нишләргә? Җавап – аны үзеңә җитештерергә. Яхшы сырга ихтыяҗ Лилия Кашапованы үз эшен ачу турында уйланырга дәртләндергән дә инде.