«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә киберкуркынычсызлык чарасы үткәрелде

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

30 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Киберкуркынычлардан саклану ысуллары» дигән тематик чара узды. Дәрес «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Балаларга Интернетта эш вакытында очрарга мөмкин куркынычлар турында сөйләделәр. Катнашучылар Интернетта шикле хәбәрләр белән, ышанычсыз ситуацияләр вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.

Чара «Безопасно.ру» интерактив викторинасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International