Чаллыдан тыл хезмәтчәне 1944 елның 27 гыйнвары турында хатирәләре белән уртаклашты

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

1944 елның 27 гыйнвары Бөек Ватан сугышы тарихына Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне буларак кереп калган. Илдә бу көн рәсми рәвештә Россиянең хәрби дан көне дип игълан ителгән.

Истәлекле дата хөрмәтенә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы, тыл хезмәтчәне Минхәят Якуповнада булдылар, ул быел җәй үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Сугыш башланганда аңа 18 яшь була. Әнисе белән бергә ул колхозда эшли. Ирләр җитмәү сәбәпле, бөтен авыр эш хатын-кызларлар җилкәсенә төшә. Әтиләре атларны фронтка озату, аларны фураж белән тәэмин итү белән шөгыльләнә, еш кына һәм озак вакыт алгы сафларда була.

Минхәят Якуповна искә төшергәнчә, 1944 елның 27 гыйнварында ул өй эшләре белән мәшгуль була, әнисе эшләр буенча күрше авылга киткән була. Кинәт өйгә бик дулкынланган энесе килеп керә һәм Совинформбюроның соңгы сводкалары буенча, Ленинград блокадасы өзелүен хәбәр итә. Бу бик зур шатлык була, Минхәят Якуповна шунда ук әнисе белән уртаклашырга тели. Күрше авылдан кайтканын көтмичә, кыз киенеп, аның каршысына йөгерә. Авылдашлар бер-берсен кочаклап, елыйлар. Тиздән гаиләдә шатлык арта, чөнки бу көнне фронттан исән-сау әтиләре дә кайта. 1944 елның 27 гыйнвары Минхәят Якуповнаның хәтерендә шулай калган.

«Ышаныч» үзәге коллективы Бөек Ватан сугышы ветеранын бу көн белән котлады, аңа нык сәламәтлек, якыннарының кайгыртуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International