Әгерҗе районы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Za наших!» («Безнекеләр өчен!») акциясенә кушылдылар.
28 гыйнварда махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен балалар җылы хатлар яздылар һәм үз куллары белән открыткалар ясадылар. Үзләренең юлламаларында балалар фидакарь ватандашларына рәхмәт белдерделәр, аларны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Солдатларга булышырга теләп, һәр бала үз хатын мәхәббәт һәм яхшылыкка өмет белән язды.