Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Лилия Исламова «Робототехника» дигән яңа технология кертте. Технология актуаль һәм кирәкле, ул балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән.
Робототехника кулларның вак моторикасын үстерү өчен генә түгел, ә шулай ук хәтерне, игътибарны, фикер йөртүне төзәтү өчен дә хезмәт итә. Технология сөйләм үсешенә ярдәм итә, критик фикерләү һәм проблемаларны чишүгә иҗади караш үстерә. Моннан тыш, балалар командада эшләргә, үз эшләрен оештырырга өйрәнәләр.
Беренче дәрестә балалар детальләр һәм аларны тоташтыру ысуллары белән танышалар, алга таба мөстәкыйль практик эшчәнлектә балалар фантазия, иҗади сәләтләрен үстерәләр. Робототехника – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы шөгыль.