2 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге биш предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе үткәрәчәк. Чарада катнашалар: «КАМАЗжилбыт» ҖЧҖ, «СЕДАН» фильтрлар заводы» АҖ, «Чаллы водоканалы» ҖЧҖ, «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ, «Ремдизель» АҖ.
Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: җитештерү-техник бүлек инженеры, юрисконсульт, хезмәтне саклау буенча әйдәп баручы инженер, инженер-технолог, эксперт, шәфкать туташы, автоэлектрик, төягеч йөртүче, экскаватор машинисты, насос җайланмалары машинисты, тракторчы, балта остасы, ярдәмче эшче, слесарь-ремонтчы, лазер-голографик җайланма операторы, явым-төшемне сусызландыру җайланмалары операторы, токарь, фрезерчы, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, электр, газ белән эретеп ябыштыручы һ. б. Килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән сөйләшә, вакансияләр турында тулы мәгълүмат ала алачак.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә пр., 47 (43/20) адресы буенча узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.