Казаннан «көмеш» волонтерлар «Шатлык» приютында мастер-класс үткәрделәр

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

17 мартта Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән декупаж һәм традицион булмаган рәсем техникасы буенча мастер-класс үткәрелде. Дәресне «көмеш» волонтерлар – Татарстан Республикасы Ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасы әгъзалары һәм оешманың Питрәч районындагы вәкилләре үткәрде.

Балалар волонтерлар ярдәмендә композицияләр ясадылар. Аннары кунаклар приютта тәрбияләнүчеләргә традицион булмаган рәсем техникасында сәнгать шедеврларын ничек ясарга кирәклеген күрсәттеләр.

Ахырда волонтерлар балаларга тәмле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International