Һәрвакытта Алабуганың эре предприятиеләре, эшлекле даирәләре матди уңышларга ирешергә генә түгел, ә шәһәр тарихында үз эзләрен калдырырга, игелекле эшләре белән истә калырга омтылды. Олы яшьтәге кешеләргә, бигрәк тә ялгызларга, зур игътибар бирелә һәм ярдәм күрсәтелә.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты даими рәвештә иганәчеләрдән һәм хәйриячеләрдән ярдәм ала. Мартта учреждениегә иң эре предприятиеләрнең берсе – «РОКВУЛ-ВОЛГА» ҖЧҖ хәйрия ярдәме күрсәтте, ул өлкәннәр өчен медицина матраслары сатып алды. Шушы көннәрдә предприятиенең баш инженеры Роберт Шелестов интернат-йорт администрациясенә матраслар тапшырды, учреждениенең тормышы һәм көнкүреше белән танышты.
Интернат-йорт администрациясе һәм яшәүчеләре олы яшьтәгеләргә ярдәм иткәне өчен предприятиегә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.