Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгечләр һәм психологлар көндезге тору төркеме белән иҗади дәрес үткәрделәр.
Катнашучылар әти-әниләре белән бергә иҗади эшчәнлек аларны нәрсә белән җәлеп итүе, иҗади яктан үз-үзләрен тормышка ашыру юлында нинди киртәләрне җиңәргә туры килүе турында фикер алыштылар. Аннары алар кәгазь аппликацияләр ясадылар.
Чарада 10 кеше катнашты.