17 мартта, Бөтендөнья шигърият көне алдыннан, Минзәлә район хастаханәсе базасында булачак әниләр өчен чара узды. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре йөкле хатыннарны эмоциональ яктан күтәрүгә юнәлдерелгән «Кояшкай» күнегүе үткәрделәр. Шулай ук кеше йөрәгенә һәм акылына тәэсир итүнең аерым көченә ия булган шигъри тел турында сөйләштеләр.
Аннары йөкле хатыннарга рус һәм татар шагыйрьләренең бишек шигырьләрен укырга тәкъдим итәләр. Булачак әниләр аеруча дулкынланып һәм бик тирән итеп әсәрләр укыдылар. Чара ахырында аларга «Балаларга бишек җырлары – зирәклек һәм мәхәббәт җырлары җырлагыз» дигән буклетлар таратылды.