ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Гөлназ Газизова сабыннан декоратив чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада Даун синдромы белән авыручы балаларның әти-әниләре катнашты.

Бүген, 22 мартта, Министрлыкта 2023–2025 елларга тармак килешүе имзаланды. Документка Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Ольга Калашникова һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кул куйдылар.

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Резеда Габдрахманова Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Мобиль булмаган гражданнарда куркынычлар. Өзлегүләрне һәм пневмонияне профилактикалау» темасына дәрес үткәрде.

21 мартта «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Биектауның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының «СафПласт» ҖЧҖ чираттагы экскурсиясе булды. Шулай ук чакырылган кунаклар арасында район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, Биектау районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Лениза Газизуллина һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Лилия Надиенко.

21 мартта Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсе вәкиле белән берлектә, 7 нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрделәр. «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында оештырылган чараның максаты – хезмәткә һәм һөнәри үзбилгеләнүгә аңлы мөнәсәбәткә этәрү.

21 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләр өчен көч тренировкалары нигезләре буенча мастер-класс үткәрделәр. Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында чара «Витязь» спорт мәктәбе белән берлектә уздырылды.

«НТВ» телекомпаниясе «Ты супер»! программасының яңа кастингы турында игълан итте. Проектта 7-18 яшьлек талантлы балалар катнаша ала, алар гадәти булмаган вокал сәләтләренә ия һәм балалар йортларында, тәрбиягә алынган һәм опекун гаиләләрендә, шулай ук гаилә хәле катлаулы булганга интернат-мәктәпләрдә яшәүче балалар арасыннан булырга тиеш.


21
март, 2023 ел
сишәмбе

Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге Даун синдромы белән авыручы кешеләр көненә багышланган күңел ачу – белем бирү программасын оештырды.

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән эшләү һәм мәшгульлек программалары бүлеге башлыгы Елена Власова үз эшен ачарга теләгән эшсез гражданнарга консультацияләр бирде. Булачак эшкуарлар эшкуарлык эшчәнлеген башлауга ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе белән таныштылар.

Ел саен 21 мартта Халыкара Даун синдромы булган кешеләр көне билгеләп үтелә. Россиядә бу көнне беренче тапкыр 2011 елда билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International